Газета акчарлак читать последний номер

  • 13.01
    «Син бит минем бергенәм». Тинчурин театры. 18:30

  • 14.01
    «Назлы кияү».Тинчурин театры. 17:00

  • 15.01
    «Эх, алмагачлары!» Тинчурин театры. 17:00

  • 17.01
    «Полиционер». Тинчурин театры. 18:30

  • 18.01
    «Күрәсем килгән иде…»Тинчурин театры. 18:30

  • 19.01
    «Төш». Тинчурин театры. 18:30

  • 20.01
    «Чулпан». Тинчурин театры. 18:30

  • 22.01
    «Карурман». Тинчурин театры. 17:00

  • 26.01-27.01
    «Идегәй».Тинчурин театры. 18:30

  • 28.01
    «Кияү урлау». Тинчурин театры. 17:00

  • 29.01
    «Утка очкан күбәләктәй…»Тинчурин театры. 17:00

  • 01.02
    «Беренче мәхәббәт». Тинчурин театры. 18:30

  • 02.02
    «Гомер буе сине көтәм». Тинчурин театры. 18:30

  • 03.02
    «Мәдинә». Тинчурин театры. 18:30

  • 04.02
    «Эх, алмагачлары!» Тинчурин театры. 17:00

  • 05.02
    «Кияүләр». Тинчурин театры. 17:00

  • 07.02
    «Назлы кияү». Тинчурин театры. 18:30

  • 10.02
    Концерт группы Кино. Татнефть Арена. 19:00

Бүген кемнәр туган

  • 13 Гыйнвар


  • Айдар Гыймадиев — журналист


  • Ризаэтдин Фәхретдин (1859-1936) — язучы, дин әһеле


  • Фәтхи Бурнаш (1898-1942) — язучы


  • Наил Әюпов (1936-2008) — актер


  • Илмир Хәбибуллин — журналист


  • Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) — шагыйрә


  • Гөлсирин Абдуллина — җырчы


  • Артур Исламов — җырчы


  • Радик Әмиров — журналист


  • Фатих Әмирхан (1886-1926) — язучы


  • Хәнәфи Бәдигый (1941- 2020) — язучы


  • Җәмит Рәхимов (1935-1996) — язучы


  • Сергей Шашурин — эшмәкәр


  • Рәис Беляев (1935-1996) — дәүләт эшлеклесе


  • Зөлфия Зарипова — актриса


  • Газинур Гафиятуллин (1913-1944) — каһарман


  • Аделина Заһидуллина — рапирачы


  • Үзебезнең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы карабодай балы сатыла. 3 литры-1300сум. Казан шәһәре буенча китереп мөмкинлеге бар. 89625497103


  • генератор озона чистая вода воздух еда цена 10.500р тел 89375970867 актаныш новая


  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур


  • мамык шэллэр сатам этнэ ройоны 89053184712


  • Казан каласында 1 булмэле фатир сатыла Кирпич ой 2011 тозелгэн,89053772306


  • Установка снегадержатели, вадосточное система. Кровельная работа
    89506660021
    Казань


  • Казан шәһәре Чишмяле урамында урнашкан 3 бүлмәле фатир сдавать итәбез. Бар уңайлыклары да бар, Южный, Франт кибетләре якында гына.тел.:89372896969


  • Гвардейская урамында урнашкан 2 булмэле фатирга озак вакытка татар кызларын,яки татар гаилэсен кертэбез. 89050259315


  • Норка тун сатам.50 размер .89503175183.казан.35 мен.


  • Яна польто сатам размеры 58-60 К
    азанда цена по договору телефон 89393165233

АКЧАРЛАК газетасы (28.03.2022):
«ҺӘР ГАМӘЛ НИЯТБЕЗДӘН ТОРА»
Рамазан аена санаулы көннәр генә калып бара. Мөэмин-мөселманнар өчен бик тә көтеп алынган, фазыйләтле, кадерле ай бу. Шул уңайдан, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән әңгәмә тәкъдим итәбез: – Рамазан ае алдыннан мөселман кешесе тәнен сәламәтләндерү максатыннан нинди чаралар күрергә тиеш? Рамазан аена физик яктан да әзерлек кирәктер? – Әйе, әлбәттә. Һәрберебез үз тәнебезне үзебез белә. Һәр кеше үзендә нинди чирләр барлыгын да белә. Мәсәлән, берәүне ашказаны, икенче— Читать дальше

кешене кан басымы борчырга мөмкин. Әлеге борчуларыбыз белән без Рамазан аена кадәр табиб янына барырга, табиблар безне тикшереп, дәваланып, рәткә керергә тиешбез. Әлбәттә, табиб мәсьәләсенә килгәндә, ураза тотарга ярыймы әллә юкмы дигән сорауны биргәндә, табиб үзе дә ураза гамәлен белә торган, ягъни, тота торган кеше булса иде, чөнки ул уразаны белмичә, күзалдына аны шундый авыр әйбер итеп китерергә мөмкин, яки, киресенчә, җиңел әйбер итеп кабул итүе бар. Физик яктан үзебезне уразага әзерләргә тырышсак иде. – Аллаһ Тәгалә берәүгә дә авырлык теләми. Шуңа күрә, бу фарыз гамәл кайсы төр кешеләрнең өстеннән төшә? Яки билгеле бер вакытка гына булса да, кемнәрнең өсләреннән төшеп тора? – Әлбәттә, әгәр дә, без бик карт яисә физик яктан ураза тота алмыйбыз икән, бу гамәл безнең өстән төшә. Ләкин Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: “Авырлык белән тотучыларга фидия лязем (тиешле), бер көн өчен бер мескенне бер көн ашату”. Әл-Бәкара/Сыер, 2:284.
Фидия – картлык яки авыру сәбәпле ураза тота алмаган кешенең мескеннәргә бирә торган сәдакасы ул. Бүген йөргән вирусларны исәптә тотып әйтсәк, мәсәлән, кеше Рамазан аена кергәндә авырып китте икән, ураза тотмый. Ләкин сәламәтләнсә, уразага керә һәм шуннан соң, авыру сәбәпле ничә көн уразасын калдырган булса, шул көннәрне, икенче уразага хәтле тотып бетерергә тиеш. Мәсәлән, безнең хөрмәтле хатын-кызларыбызның ай саен күрем вакытлары була, шул вакытларда алар ураза тотмый, чөнки бу көннәрдә ураза тоту рөхсәт ителми. Ләкин аларга шушы калдырган көннәрен икенче уразага кадәр тотып бетерергә кирәк. Әгәр дә, кешенең дәвасы булмаган чире булса, яшь яки карт булуыбызга карап тормыйча, фидияләребезне бирәбез. – Рамазан аенда иң еш кылына торган хата нинди? Ул нәрсә белән бәйле? – Җәмәгать, төрле хаталар бар. Мәсәлән, шундый бер хәл бар: аның хатасы юк. Мәсәлән, сез утырдыгыз да, уразада икәнегезне онытып, ашый башладыгыз, ди. Менә шул мизгелдә ураза икәнегез искә төшкәч, авызда булган ризыкны чыгарырга кирәк, йотарга ярамый. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу очрак хакында: “Бу кешене Аллаһ Раббыбыз Үзе ашаткан”, – дигән. Ягъни, Аллаһ Тәгалә сезне шулхәтле ярата, хәтта шул рәвешле ризыкландырган. Шулай ук бик еш: “Хәзрәт, ә уразада су, чәй эчәргә ярыймы?” – дип сорыйлар. Көндез – сәхәрдән башлап, ифтарга хәтле бернәрсә дә ашамыйбыз, эчмибез. Шулай ук тәмәке мәсьәләсенә дә кагыла. Ул, гомумән, гөнаһ һәм уразаны да боза торган гамәл булып тора. – Уразабыз камил, җитеш булсын өчен бездән нәрсә таләп ителә? – Күп кеше ураза тотуны ризыктан тыелып тору дип кенә күз алдына китерә. Кайберәүләр: “Ураза тоту бигрәк кыен. Ничек сез көне буе ашамыйча йөри аласыз?” – дип әйтә. Җәмәгать, ашамыйча йөрергә мөмкин. Менә тел мәсьәләсе бар. Тел белән без күп гөнаһларга керәбез: гайбәт сатабыз һ.б. гөнаһлар кылабыз. Иң авыры телебезне, үзебезне хаталардан, гөнаһлардан саклау. Шуны күз алдына китерсәк иде. Әгәр, кеше рәнҗетәбез, сүгенәбез, ачуланабыз икән, мондый кешенең уразасы хакында Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Аллаһка ул ураза кирәкмәс”, – дигән. Ягъни бу ач утыру гына була, ураза булмый. Шуның өчен уразабыз камил рәвештә булсын өчен бөтен гәүдәбез белән ураза тотарга тиеш. – Ураза тота алмаган кешеләр нәрсә эшләргә тиеш? – Уразаны вакытлыча гына тота алмыйбыз икән, мәсәлән, вакытлыча авыру яки сәфәрдә булу сәбәпле, ул вакытта сәламәтләнгәч яки сәфәребездән кайткач, дәвам итәбез. Калган көннәрен икенче уразага хәтле тотып бетерергә тиеш булабыз. Бетми торган чир, мәсәлән, картлык очрагы булса, алда әйткәнемчә, фидия кылабыз, ягъни мескеннәрне ашатабыз. Шулай ук бала көтүче, имезүче хатын-кызлар очрагы хакында да сораулар еш килә. Хатын-кызга физик яктан, аның баласына, күкрәк сөтенә зыян юк икән, ул уразаны тота ала. Аннары баланы тапкач, ике ел дәвамында аны имезеп бетергәч, калдырган уразаларын тотып бетерәчәк.
– Кайбер кеше һәр елны, быел уразага керәм дип ниятләсә дә, кызганычка, бу гамәлне тормышка ашыра алмый. Ураза тотарга телим, әмма ел да кичектерелә, дигән кешеләргә нәрсә әйтер идегез? – Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер бик тә мөһим сүзләр әйткән: “Әгәр, берәү Рамазан аен күрсә, ягъни, исән-сау булып ураза аен каршы алса һәм Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтен алмаса, бик зур кайгы-хәсрәттә булачак”. Күпме кеше уразаның Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте булуын аңлап җиткерми. Без уразаны Аллаһ ризалыгы өчен тотсак, ул җиңел тотыла. Шунда ук Аллаһының рәхмәте белән, бөтен хата, гөнаһларыбыз гафу ителә, туганнар дуслаша, мескен-ятимнәргә булышабыз, ифтар мәҗлесләре уздырабыз, изгелек нур өстенә нур булып бара. Һәм шуны күреп, шунда катнашмыйча, шуны үтәмичә, шуны тотмыйча яшәсәк, әлбәттә, күңелле булмас. Шуңа күрә, үзебезне кайгы-хәсрәттән саклыйк, уразаларга керик, бу гамәлнең әҗер-савапларын алыйк. Автор — Айсылу Юлдашева.
Әңгәмә «Авырмас өчен 101 киңәш» газетасыннан алынды.

Язмалар

«Язмыш сынаса да сынмаган»-Акчарлак газетасы

«Хатын-кыз — дөнья тоткасы», дигән гыйбарә яши халыкта. Әлмәт районы Бишмунча авылы мәдәният йорты директоры Рәсүлә Закирова турында да икеләнмичә шулай дип әйтергә мөмкин. Аның хакында булган хатын дию дә аз. Мине аның сабырлыгы һәм язмышы таң калдырды.
…Моннан биш ел элек Рәсүлә апалар ишеген хәсрәт шакый: дусларын армиягә озатырга…

"Язмыш сынаса да сынмаган"-Акчарлак газетасы

«Хатын-кыз — дөнья тоткасы», дигән гыйбарә яши халыкта. Әлмәт районы Бишмунча авылы мәдәният йорты директоры Рәсүлә Закирова турында да икеләнмичә шулай дип әйтергә мөмкин. Аның хакында булган хатын дию дә аз. Мине аның сабырлыгы һәм язмышы таң калдырды.

…Моннан биш ел элек Рәсүлә апалар ишеген хәсрәт шакый: дусларын армиягә озатырга дип юлга чыккан мәлдә яңгырлы караңгы төндә уллары Рөстәм утырган машина яр буена тәгәри. Салондагы дүрт иптәшенә берни дә булмый, ә Рөстәмнең өстенә машина килеп каплана. Авыр автомобиль тәгәрмәче астыннан аның гәүдәсен дуслары тартып чыгара — умыртка баганасы өч җирдән сынган була, өстәвенә, үзәк нервка да зыян килә. Табиблар аның исән калуына шик белдерә, операция артыннан операция китә. Утыз процентка гына исән дигән егетнең ризыгы өзелмәгән була күрәсең, аның гомерен саклап калалар. Дүрт ай реабилитация узарга туры килә. Әле дә кендектән аскы өлеше бөтенләй берни сизми аның. Урынга береккән булса да, коляскада йөреп, өй эчендәге бөтен эшне башкара. Менә шулай Закировларның уллары 18 яшендә гомерлеккә инвалид кала. Бик сирәкләр генә мондый олы батырлыкны горур кичерә аладыр. Бу гаилә уллары белән бергәләп янә яшәргә өйрәнгән, әле дә аңа төп терәк булып торалар.

— Инде аякка бастырыр өчен Мәскәүләргә дә барып карадык. Кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Авыр булды димәсәм дә аңлашылыр — бала ничә яшьтә дә сабый бит. Инде аның бу халәтенә күндек. Дуслары гел ярдәмгә килә, онытмыйлар. Баштагы мәлдә гел өйдә бикләнеп ятса, хәзер бераз кеше арасына чыга башлады. Техника белән кызыксына, иптәшләре белән Сабантуйларга да бара, клубка да чыгып утыра. Ишегалдына аның өчен пандуслар ясадык, баштагы елларда аны күтәреп йөреп хәлдән тая идек, — дип искә ала моннан 5 ел элек булган хәлләрне әнисе.

  • Улы — Рөстәм

Балтач районындагы бу авариянең очраклы гына булмавын да белгертте Рәсүлә апа. Ышанмаслык хәл, әмма бер Рөстәм белән генә мондый бәхетсезлек килеп чыкмаган, сыйныфташ дүрт егет ел саен берәр бәла-казага очрап торган. 2011 елда авыл клубы каршында берсен машина бәрдереп үтерә. Аннан тагын бер егет авыл борылышында юл һәлакәтенә эләгеп бакыйлыкка күчә. Бер елдан Рөстәм чак кына үлемнән кала. Бер ел узгач, янә бер сыйныфташының канында начар авыру табалар… Хәзер боларны язып утыруы гына җайлы. Бер авылда шуның кадәр яшь гомер харап булуын тирәннән уйласаң, акылдан язарлык. Шунда ата-аналар моның гади генә язмыш сынавы булмавын абайлап, корбан чалдырырга уйлый. Коръән укыткач, хәсрәтләр аларны урап уза башлый.

— Бала кайгысын дошманыма да теләмәс идем. Сабырлыгым боларның һәммәсен җиңеп чыгарга ярдәм иткәндер. Миңа көн дә улым: «Син мине ташламадың, нинди хәлдә дә яратасың», — дип рәхмәт әйтә. Мин исә аңа рәхмәтле — балалар янәшәмдә булу иң зур бәхет.

Рәсүлә апа үзе тумышы белән Балтачтан. 1999 елда икенче ирен очратып бирегә кайтып төпләнә. Бик матур гына яшәп китәләр, ике бала алып кайталар, Зирәк абый ияртеп килгән кызы белән улына да үз нарасыйлары кебек карый.

— Менә шундый кайгылар кичергәч, тормышка башкачарак карарга өйрәнәсең. Гомернең бик кыска булуын аңлап, һәр мизгелнең кадерен белә башлыйсың. Ә инде иремне кинәт югалткач, гомер төшенчәсенең асылын аңлый башладым, — дип сөйләвен дәвам итә ул.

Әйе, әле кичә генә сау-сәламәт йөргән балаңның өйдә яшелчә кебек ятачагын аңлап, яңача тормыш алып бара башлау бер батырлык булса, бергә канат каккан ярыңны югалту ачысын татып та тормыш ямен югалтмау — икенче зур батырлык. 50 яшендә Рәсүлә апаның ире Зирәк кинәт кенә инсульттан үлеп китә. Казанда юристлыкка укып йөргән җиреннән дисәң дә була, икенче дәүләт имтиханын биреп кайткач хәле бетә. Кулына дипломын да алырга өлгерми… Ул көннәрне Рәсүлә апа исенә төшерергә дә теләми хәтта. Кулында, бер үзенең җилкәсендә дүрт бала кала…

Педучилище бетергән хатынга бу барлык сынауларны узарга хезмәт ярдәм итә. Һәр тотынган эшен җиренә җиткереп башкара ул. Күп еллар тәрбияче булып эшли. Соңрак инде балаларны аякка бастырыр өчен берничә җирдә хезмәт куя. Хәзер Бишмунча мәдәният йорты директоры — авылның рухи тоткасы, яшәешен бизәүче, мәдәниятен баетырга җан атып йөрүче. Моннан тыш, авыл совхозында ашарга пешерә, 25 яшеннән рульгә утырган хатын әле авыр йөк машинасы да йөртә. Үзләренең «КамАЗ», «УАЗ»лары бар. Бәйләм-чигүне инде әйткән дә юк. Берничә мөгезле эре терлек тота, кош-кортны да йөзләп ала. Быел әнә кырык биш каз-үрдәк үстергән, җитмешләп тавыгы бар.

Балалары да зур ярдәмчеләре, кечкенә кызы Айгөл биюче, укуга да өй эшләренә дә җитешә. Айнур 18 яшен тутырып, кулына машина йөртү турында таныклык алырга хыялланып йөри. Олы кызы Лилия тормышлы булып, инде әнисенә беренче онык бүләк итәргә өлгергән.

Героемны күрше-тирә районнар уңган пешекче итеп тә белә әле. Инде ун елга якын ул бавырсак пешереп күпләрнең мәҗлесен бизәп килә.

— Ирем авырып инвалидлыкка чыккач, ничек тә үзебезгә берәр эш башларга кирәк дип уйладык. Каенанам бик тәмле итеп бавырсак пешерә иде. Безнең Балтач якларында андый сый-нигъмәт гомумән юк. Гел шуңа кызыгып йөри идем. Хәзер менә остарып, үзем дә әллә никадәр кешегә бавырсак пешердем. Хәтта чит илләргә дә пешереп озаттым, — дип көлә Рәсүлә апа. — Себердән кайтучылар күп заказ бирә. Никахларга да еш пешерәм. Үзенә күрә бер шөгыль ул хәзер.

Авызда эрерлек тәмле бавырсак серен дә чишәргә булды тәҗрибәле пешекче. Бөтен хикмәт күңел биреп эшкә керешүдә икән.

Кыскасы, менә шундый булган һәм алтын холыклы хатын-кыз тарихы сезгә. Килгән авырлыкларны тыныч кына кабул итеп, язмышның бормалы юлларын горур уза белүче герой ана.

— Мин бу авыл килене генә булсам да, авылдашлар хур-ят итмәде. Авыр вакытта ярдәм кулы суздылар. Каенанам күршедә генә тора, аның яхшылыкларын да санап бетергесез. Балалары урын өстендә яткан ата-аналарга исә бары сабырлык телим. Этләр-песиләр дә үз нарасыйларын ташлап китми. Нинди булсалар да балаларны безгә карыйсы. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән генә аермасын!

«Ашыгыч ярдәм».

Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

27 октябрь көнне татар сәнгате зур югалту кичерде.

44384890_1397992247003521_4880879474652061260_n

Легендар баянчы Шәфәгать Салихов юл һәлакәтенә очрап, фаҗигале төс­тә вафат булды. Әле августта гына 60 яшен тутырган Шәфәгать Са­лиховның гомере Казан – Чаллы трасса­сында өзелде. Якшәмбе көнне мәр­хүмне туган ягы – Азнакай районы Татшуган авылында җирләделәр. Аның вафатын ишетү күпләр өчен сизелмәгән һәм ышанмаслык авыр хәбәр булды. Баянчыны якыннан белгән кешеләр бары бер сүзне кабатлый: “Эх, әйбәт кеше иде ул…” Менә ничә көн рәттән татар эстрадасы артистлары социаль челтәрдә Шәфәгать абый белән фотоларын куеп, аңа булган мөнәсәбәтләрен, хушлашу сүзләрен яза. Мин дә баянчыны якыннан белгән кешеләр белән аралашып, Шәфәгать Салихов турында хатирәләрне барладым.

Шәфәгать Салихов – Татар­стан­ның халык артисты Салават Фәт­хет­диновның беренче гармунчысы. Соңгы елларда ул җырчы гаилә – Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдинов белән эшли. Шәфәгать Салиховның вафатын да беренче алар ишетә. Ильмирага бу кайгылы хәбәрне баянчының иң якын кешеләренә – гаиләсенә хәбәр итәргә туры килә. – Шәфәгать абый безнең белән күптәннән инде, – дип башлады сүзен Ильмира. – Руслан белән ун елдан артык таныш, минем белән сигез еллап. Яхшы кеше иде, позитив, көләч йөзле, киң күңелле. Сигез ел эшләү дәверендә кычкырып эндәшкәне дә булмады. Гел безнең өчен, концертлар өчен кайгырып йөрде. Руслан белән мине үз балаларыдай күрде. Бөтен шатлыклы, кайгылы мизгелләрне бергә уртаклаштык. Шәфәгать абый безнең сәхнә әтиебез булды, шулкадәр якын идек. Соңгы тапкыр аның белән 25 октябрьдә Буада узган концертта эшләдек. Шимбә көнне көндез безнең Алпар авылында концерт иде, ләкин Шәфәгать абый безнең белән бармаска булды. Үпкәләп тә куйдым әле шунда аңа. Ансыз концертлар буш үтә безнең. “Шәфәгать абый, син безнең белән бармыйсыңмыни?” – дигәч, “Минем Казанда банкет чыкты әле, каршы килә алмыйм инде танышыма”, – диде. Менә шунда безнең белән барса, Шәфәгать абый хәзер исән булыр иде. Күрәчәге булгандыр инде… Шәфәгать абый Казанда банкетта чакта Руслан белән шалтыратышып та алды әле алар. Казанда эшләгәннән соң Чаллыда икенче бер банкетка чакырганнар үзен. Дус егете: “Кайтышлый кереп чыгарсың әле, хатынның юбилее иде”, – дигәч, Шәфәгать абый һәрвакыттагыча каршы килә белмәгән, ризалашкан. Акча өчен дә түгел ул, кешегә “юк” дия белми иде. Юлда ашыккан, күзе дә начар күрә иде. Җитмәсә, куркынычсызлык каешын да эләктермәгән булган, агач төягән йөк машинасының артына килеп кергән. Тормоз юлы 15 метр булган. Бәрелгәннән соң ике минут эчендә җан биргән. Шул көнне кичен Руслан белән Ильмира Екатеринбургта солянка концертында катнашырга тиеш була. Поездга кереп барганда: “Шәфәгать абый авариягә очрады. Машина кирәк”, – дигән хәбәр килеп ирешә аларга. Бу вакытта әле кайгылы хәбәрне санаулы кешеләр генә белә. Һәлакәт булган җиргә бару өчен Руслан машина эзли башлый. – Поездга утыргач, Руслан яныма килеп, көч-хәл белән: “Үлгән”, дип кенә әйтә алды, – дип яшь аралаш шул кайгылы көнне искә төшерә Ильмира. – Үземне кулга алып, хатыны Ларисага шалтыраттым. Ул телефонын алмагач, кызы Миләүшәгә. Ышанырлык түгел бит бу, барыбыз өчен шок булды. Мин елыйм да елыйм. Зур хыяллар белән яши иде Шәфәгать абый. “Сине беркем алыштыра алмаячак, әти…” Шәфәгать абыйның икенче никахтан ике баласы бар. Кызы Миләүшәгә – 15, улына – 18 яшь. – Мин әти кызы идем, кечкенәдән аның белән булдым, – ди Миләүшә. – Мине әтинең “койрыгы” диләр иде. Кая барса да артыннан калмадым. Мәсәлән, кич белән: “Иртәгә иртән биштә эшләр буенча Башкортстанга барам”, – дисә, “Әти, мин дә синең белән”, – дия идем. Иртәнге өчме ул, дүртме, әти белән һәрвакыт бергә булырга әзер идем. Балачакта әти эштән кайткач, аның оекбашларын салдырып, аякларын үбә идем. Әнинең моны күреп, күзләре яшьләнә. Без гел бергә булдык. 7 яшьтән аның белән концертларга йөрдем. Чаллыда узган бер генә концертны да калдырмый идек. Кич белән янына килеп: “Әти, әйдә иртәгә концертка барабыз”, – дисәм, “Ярый, кызым”, – дия иде. Быел август ае онытылмаслык булды. Казанда Салават абый концертларында булдык. Онытылмаслык мизгелләр… Күпме фото, видеолар. Әни хәтта өстәмә куелган концертларга да барды. Бөтен артистлар мине белә. Әти телефонын алмаса, шунда ук миңа шалтыраталар иде. Әти белән аппаратура да ташый идем. Әгәр мәктәпкә барасы булмаса, аның белән ул көнне дә барыр идем. Соңгы тапкыр әтием белән 27 октябрь көнне сәгать өченче яртыда сөйләштек. Телефоным яздырып бара һәм ул язма минем гомергә сакланып калачак. Әтинең соңгы сүзләре: “Әү, кызым. Әйе. Монда Салават абыең, Альфред, Илфат, Рафил абыйларың, Эльмира апаң да бар. Ярар, сәлам әйтермен”, – диде. Аннары әни белән сөйләште. Әтинең юклыгына хәзер дә ышанмыйбыз. Минем әти – иң-иң яхшысы. Ул безгә бер тапкыр да кычкырмады. Һәрвакыт йомшак булды, бөтен кешегә булышты. Әни өчен әти бар нәрсә иде. Балаларына әти дә, ир дә, дус та. Әнигә бик авыр, ләкин бирешмәскә кирәк. Абый белән без хәзер әни янында, аны саклыйбыз. Әти – гомергә безнең саклаучы фәрештәбез. Күңелдә мәңге калачак. Аны беркем дә алыштыра алмый. Андый кешеләр дөньяда сирәк туа, аның күңеле чиста иде… Әтием, төшләремә кер көн саен, зинһар… 2009 елда “Акчарлак” газетасының 29 санында басылган әңгәмәдән өзек: – Шәфәгать абый, беренче хатыныгызны югалткач, егылмаска нәрсә ярдәм итте? – Дуслар ныклы терәк булды. Алар үз-үземә бикләнергә ирек бирмәде, кеше арасына чыгарга сөйрәде. Ике-өч ай туган ягым – Азнакай районы Татшуган авылында тордым. Шул чагында көн саен кич Чаллыдан кем дә булса хәлемне белергә кайта иде. Хәзер шуны аңладым: авыр минутларда кешене ялгызын гына калдырырга ярамый икән. – Балаларыгыз икенче хатыныгыз Ларисаны ничек кабул итте? – Ул вакытта аларга да җиңел булмады. Әниләрен соңгы юлга озатканда малай кечкенә иде. Күп нәрсәне аңлап та бетермәгәндер… Ларисаны исә җылы кабул иттеләр. – Балаларыгыз нәрсә белән мәшгуль? – Олы кызым Айгөл Түбән Камада яши. Киявем Рафис белән ике бала тәрбиялиләр. Рәзил улымны май аенда армиягә озаттык. Өченчесе – Рубин икенче сыйныфны тәмамлады. Музыка мәктәбенә йөри. Төпчегем Миләүшә алтынчы яше белән китте. Табигатем белән мин йомшак кеше. Шуңа балалар да миңа тартыла. Һәммәсе дә бөтен серләрен сөйли, үзара дус-тату яшиләр. – Рубин исемен кем куйды? – Лариса. Кияүгә чыкканчы ук: “Улым туса, Рубин исеме кушам”,–дигән булган. Аның теләгенә каршы килмәдем. – Хоббиегыз бармы? – Компания белән ял итәргә яратам. Бәйрәмнәрдә дусларны җыеп, табигатькә алып барам. Шашлык пешереп, балалар белән туплы уйнап күңел ачабыз.

“Акчарлак”
Автор: Румия Сәйфуллина

Не пропустите также:

  • Газета актобе таймс последний номер
  • Газета агрегат сим последний номер
  • Газета авиаград жуковский последний номер
  • Газелькин телефон горячей линии
  • Газелькин москва телефон диспетчера


  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии